Лениногорск волонтерлары Сталинград сугышы буенча тарихи квест уздырды

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте кысаларында «Форпост» үзәге «УДМСиТ» МКУ белән берлектә «Сталинград сугышы» тарихи квестын уздырды.

Уенда «Балалар район думасы» командасы һәм «Россия студентлар отряды» иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашты.

Маршрут битләрен алып, командалар биремнәрне үтәргә керештеләр.  Квестта катнашучылар тәкъдим ителгән биремнәргә дөрес җавап бирү, командага җиңү балларын алырга ярдәм итү өчен үзләренең бөтен белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны РСО командасы алды, 2 урынны ДРД командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International