Лениногорскида язучы, туган якны өйрәнүче Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда язучы, туган якны өйрәнүче Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды.

Чарада язучының  хатыны һәм улы, шәһәр -районның иҗади интеллигенциясе катнашты.

Кунакларга сәламләү сүзләре белән Лениногорск шәһәре муниципаль  берәмлек башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова мөрәҗәгать итте. Ул Җәмит Рәхимовның иҗаты Татарстан тарихында аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Кунакларны истәлекләре белән уртаклашырга чакырды.

Алып баручылар кунакларга Җәмит Рәхимовның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар, Үзәк китапханә хезмәткәрләре аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, күргәзмә оештырылды.

Җәмит  Рәхимовның хатыны һәм улы чараны оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International