Лениногорскида яшәүче бер ханым 120 мең сум акчасын мошенникларга биргән

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Лениногорск полицейскийлары алдау юлы белән җирле 49 яшьлек хатынны кредит рәсмиләштерергә һәм акчаларны алар хисабына күчерергә күндергән җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклый.

16 гыйнварда гариза бирүченең телефонына шалтыратучылар банк хезмәткәрләре шалтыраткан һәм аның банк мәгълүматлары мошенниклар кулына эләгүен хәбәр иткән. Моннан тыш, кемдер аның картасыннан акча алырга омтылуы турында тагын бер күңелсез хәбәр була, янәсе, аның исеменнән кемдер кредит рәсмиләштерүгә гариза биргән. Мондый мөмкинлекне булдырмас өчен, "банк хезмәткәрләре" үз кредит белгечләре тарафыннан тикшерергә тәкъдим итте.   Хатын алар тәкъдименә ризалаша һәм ялган хезмәткәрләрнең бөтен үтенечләрен үти: кредит рәсмиләштерә, 120 мең сум күләмендә акча ала һәм аларны җинаятьчеләр күрсәткән счетка күчерә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексы буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге барлык шәһәр һәм район халкын уяу булырга чакыра һәм телефон алдарлары тозагына эләкмәскә өнди.

Әгәр сезгә телефонга билгесез абоненттан смс-хәбәр килсә яки билгесез кеше шалтыратса, аның үтенечен үтәргә ашыкмагыз.

Беркемгә дә банк карталарына кагылышлы мәгълүматны таратмагыз. Әгәр сезнең карта белән нинди дә булса проблемалар килеп чыкса, банкның клиент хезмәтенә картаның әйләнештәге ягында күрсәтелгән телефон аша шалтыратырга кирәк.

Әгәр дә сез мошенникларның корбаны булсагыз, бу хакта полициягә 02, 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International