2020 елның 21 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегендә сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча "кайнар линия" эше оештырыла.
Лениногорск районында «Кайнар линия» телефоны 5-76-43, консультация вакыты 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең «Кайнар линиясе» 8 800 555 49 43 телефоны буенча шалтыратырга була.