Алдауның яңа төре турында

13 декабрь 2019 ел., җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт алдау гамәлләренең яңа төре турында хәбәр итә.

«Россия Почтасы» ФДУП ярдәмендә гражданнар һәм юридик затлар административ җәза билгеләү турында карарлар һәм, янәсе, Роспотребнадзорның территориаль органнары тарафыннан чыгарылган административ штраф түләү турында таләпләр ала.

Шул ук вакытта административ штраф түләү өчен реквизитлар Роспотребнадзор территориаль органы реквизитларына туры килми.

Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор алдау гамәлләре очраклары турында хәбәр итә һәм административ җәза билгеләү турындагы карарда аны Россия Федерациясе Федераль казначылыгының территориаль органында алучы счеты күрсәтелергә тиеш, димәк, түләү алучы башка юридик зат була алмый, дип искәртә. Административ штрафны түләү турындагы таләпнең дөреслегенә шикләнгән очракта, Роспотребнадзорның тиешле территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования