ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лениногорск районында булып китте

13 декабрь 2019 ел., җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк белән бергә 2019 елның 10 декабрендә Лениногорск шәһәрендә ачылган «Сила в детях» тернәкләндерү үзәгендә булып кайтты.

Кунакларны фондны гамәлгә куючы Гадел Заһретдинов һәм фонд директоры урынбасары Айгөл Әхмәтова каршы алды.  

Визит кысаларында Эльмира Әмир кызы Лениногорск районындагы министрлык карамагындагы учреждениеләрдә булды: Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта, анда яшәү шартларын өйрәнде, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә озак вакытка карау системасы буенча белем алган социаль хезмәткәрләр белән аралашты.

Учреждениедә булганда халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования