Лениногорскида ачык һавада шугалак ачылды

2019 елның 7 декабре, шимбә

Үзәк мәйданда тантаналы рәвештә боз шугалагы ачылды. Бу вакыйганы күрергә теләүчеләр аз түгел иде: шугалак янына балалар да, өлкәннәр дә җыелды.

Котлау сүзләре белән Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады. Ул шугалакның район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов инициативасы белән оештырылуын билгеләп үтте һәм шәһәр халкын актив ялга кушылырга чакырды.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар - Зәйдән килгән яшь фигуралы шуу осталары булды, алар үзләренең  номерларын күрсәттеләр. Аннары шугалакка шәһәрлеләр чыкты.

Шугалакка теләсә кайсы көнне килергә мөмкин, шулай ук тимераякларны прокатка алу да оештырылган. Ул 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. 

Бәйрәм вакытында актив студент-волонтерларга район Башлыгы стипендиясе тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International