2нче мәктәпнең Әтиләр советы кызыклы чара үткәрде

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

2 нче мәктәпнең Әтиләр советы инициативасы белән 2019 елның 30 ноябрендә "Әти һәм мин-мастер гаилә»конкурсы үткәрелде. 4 нче номерлы территориаль иҗтимагый үзидарә чараны үткәрү өчен финанс ярдәме күрсәтте. Әтиләр уллары белән бергә агач кораллары белән эшләү күнекмәләрен, интеллектуаль белемнәрен, командада эшли белүләрен һәм гаилә дуслыгын күрсәттеләр.

Бәйрәм ахырында барлык гаиләләргә дә 4 нче ТОС җитәкчесе И.Хәнипов тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы гаиләләр 1,2,3 урын өчен грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International