«Надежда» психология-педагогия хезмәтендә педагог-психологлар, логопедлар һәм социаль педагогларның «Социаль куркыныч хәлдәге укучылар һәм гаиләләр белән профилактик эш үзенчәлекләре» темасы буенча утырышы булды.
5 нче мәктәпнең педагог-психологы И.В. Медведева конфликтлы гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты, Е.В.Сәгъдиева үз практикасында кулланышта булган методик тәкъдимнәре белән таныштырды. Шулай ук киңәшмәдә 7 нче мәктәптән педагог-психолог И.Н. Кадырова, "Надежда"дан А.В. Портнова чыгыш ясады.