Лениногорскида "Бурычлы" профилактик акциясе старт алды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

2019 елның 18-28 ноябрендә Лениногорск муниципаль районы территориясендә административ штрафлардан качып йөрүче затларны ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту максатыннан "Бурычлы» профилактик операциясе үткәрелә.

Искәртеп узабыз, РФ КоАП 32.2 статьясы нигезендә, штраф карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен Сез РФ КоАП 20.25 ст.1 ө.нигезендә җаваплылыкка тартыла аласыз. Әлеге маддә буенча җаваплылык икеләтә күләмдә, ләкин кимендә 1000 сум штраф салуны, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуны яки 50 сәгатькә кадәр төзәтү эшләрен күздә тота. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International