Лениногорск полицейскийларына торак сатып алу яки төзү өчен сертификатлар тапшырдылар

19 ноябрь 2019 ел., сишәмбе

Соңгы 7 елда торак сатып алу яки төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүләрне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр органнарының 511 хезмәткәре һәм ведомствоның 199 ветераны алды.

Торак урыны сатып алу яисә төзү өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләү 2012 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән «Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә социаль гарантияләр һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә түләнә.

Алар арасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Сергей Кильдин һәм эчке эшләр бүлеге ветераны Николай Валеров та бар. Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айбулат Юнысов бүлекнең актлар залында тантаналы шартларда исемле сертификатларны тапшырды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы үз хезмәткәрләренең тормыш сыйфатын яхшырту һәм аңа ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге шәхси составының атналык оператив киңәшмәсе кысаларында Иң яхшы хезмәткәрләргә юбилей медальләре һәм «Россия полициясенә 300 ел» күкрәк билгеләре тапшырылды, полиция лейтенанты исемен җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Татьяна Макарова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования