Лениногорскилы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Безнең шәһәрдә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Манефида Михайловна Кузнецова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1929 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Беренче Май районы Күтәмә авылында туа. Сугыш елларында «Восток» колхозында төрле эшләрдә эшли. 1949 елда кияүгә чыга. 1950 еллар башында ул гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә килеп, "Татнефть-Лениногорск ППН" га эшкә урнаша, анда пенсиягә кадәр диярлек эшли. Бу предприятие ветераннары юбилярны хезмәт сөючән, игелекле, намуслы хезмәтче буларак билгеләп үтәләр. Ире белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш онык һәм дүрт оныкчыкларын үстерергә булышканнар.

Юбилей көнендә барлык балалар, оныклар һәм оныкчыклар үзләренең яраткан әниләрен һәм әбиләрен котларга җыелдылар. Шулай ук истәлекле дата белән аны 2 нче ТОС рәисе урынбасары Элеонора Гыйматдинова һәм Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котладылар. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International