Лениногорск полициясе хезмәткәрләре өчен бәйрәм концерты булды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Мәдәният сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

Тантаналы чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, прокурор ярдәмчесе Яков Власов, шәһәр суды рәисе Илдар Хаев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айбулат Юнысов, Эчке эшләр бүлеге ветераннары, чакырылган кунаклар һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге шәхси составы катнашты.

«Бу-үз-үзен аямыйча, һәр көнне җинаятьчелеккә каршы торучылар, шәһәр урамнарында куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләр, бәла-казага тарыганнарга беренче булып ярдәм итүчеләр бәйрәме. Хокук саклау хезмәткәрләренең хезмәте-тәүлек буе. Шуңа бәйле рәвештә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә генә түгел, ә аларның әниләренә, хатыннарына, балаларга да зур рәхмәтемне  белдерәм», - дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге җитәкчесе Айбулат Юнысов.

Шулай ук полиция полковнигы Эчке эшләр органнары ветераннарына, хезмәткәрләрнең яшь буынына бай, практик тәҗрибә биреп, хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

Хезмәт вазыйфаларын намуслы башкарулары, югары нәтиҗәләргә ирешүләре, һөнәри осталыклары өчен  Мактау грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Чарада эчке эшләр органнары хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган эчке эшләр органнары хезмәткәрләре истәлегенә багышланган Эчке эшләр бүлеге ветераннары арасында ату буенча турнир җиңүчеләрен дә билгеләп үттеләр. Беренче урынны отставкадагы милиция майоры Олег Просвиркин алды.

Бәйрәм чарасы концерт программасы белән үрелеп барды. Кунаклар игътибарына полиция хезмәткәрләренең үзләре башкаруында җырлар, шулай ук артистларның һәм шәһәр һәм районның иҗат коллективларының концерт номерлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International