“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы Рәгать Хөсәеновның Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы!

8 ноябрь 2019 ел., җомга

Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар!

 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, куркыныч, әмма игелекле эш һәм сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы итеп башкарасыз.

Россия полициясе көнендә эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сез үз үрнәгегез белән яңа буын хокук сакчыларын иң яхшы традицияләрне саклап калуга һәм дәвам итүгә рухландырасыз.

Бу бәйрәм көнендә сезнең белән белән авырлыкларны бүлешүче туганнарыгызга, якыннарыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Чын күңелдән ветераннарга һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең барлык шәхси составына нык сәламәтлек, бәхет, хезмәттә, гражданлык һәм һөнәри бурычларны үтәгәндә уңышлар телим. Мәхәббәт, гаилә иминлеге, туганнар һәм якыннарыгыздан ярдәм һәм аңлау тоеп яшәгез.

Бәйрәм белән!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования