Лениногорскида 13 яшькә кадәрге кызлар һәм егетләр арасында «Татарстан Республикасы Беренчелеге» Бөтенроссия турниры узды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Лениногорскида көзге каникуллар вакытында Теннис-холл кортларында янә спорт ярышлары узды. Биредә 26 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр шәһәр хакимияте, «Татнефть» ГАҖ һәм Лениногорск шәһәре Теннис федерациясенең иганәчелек ярдәме белән 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасының ачык беренчелеге югары дәрәҗәдә үтте.

Турнир Россия статусына ия, анда катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Ярышларга Санкт-Петербург, Сочи, Сыктывкар, Ульяновск, Самара, Тольятти, Ижевск, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Менделеевск, Нефтекама, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән 48 яшь спортчы килгән иде.

Турнир атна дәвамында барды. 

Нәтиҗәдә, яшүсмерләр арасында төп турнир шул рәвешле тәмамланды:

Рафаэль Әсәдуллин (Уфа шәһәре) җиңү яулады

Даниил Егоров (Әлмәт шәһәре) һәм Иван Немиров (Сыктывкар шәһәре).

Кызлар арасында төп турнирда беренче ракетка Василиса Ванчухина (Уфа шәһәре), икенче – Ева Ивакина (Санкт-Петербург шәһәре), өченче – Анфиса Авилова(Тольятти шәһәре).

Парлы турнирда (микст) алтын медальләр Даниил Егоров (Әлмәт) һәм Руслана Таҗетдинова (Ижау), көмеш-Тимур Науметов (Казан) һәм Ева Ивакина (Санкт – Петербург), бронза-Захар Каратаев (Әлмәт) һәм Аннфиса Авилова (Тольятти). Турнирда Лениногорскидан финалга кадәр җиткән Виктория Праслова, Виктория Ефимова һәм Карина Сафиуллина 1/8 финалга кадәр җитте, Полина Нагорнова, Данила Трифонов, Максим Быков 1/16 финалга чыкты. Алар барысы да лаеклы чыгыш ясадылар, әмма, кызганычка каршы, көчле уенчыларга җиңелделәр.

Җиңүчеләр һәм икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International