Лениногорскиның "Логос " үзәге белгечләре һәм волонтерлары ТР Конституциясе көне белән котладылар

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Конституциясе көнендә «Логос» балалар һәм яшьләр өчен психологик – педагогик ярдәм үзәге белгечләре һәм волонтерлары «Юбилейный» паркына чыктылар,  шәһәр халкын «Татарстан Республикасы Конституциясе көне» белән котладылар. 

Алар  бәйрәм тарихы белән таныштыручы буклетлар бүләк иттеләр. Акция гражданлык позициясе формалашуга, патриотик хисләр тәрбияләүгә һәм милли үзаңны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Соңрак шунда ук балалар һәм яшьләр өчен уен программасы оештырылды, ул төркемләп берләшүгә, иҗади сәләтләрне үстерүгә, эмоциональ киеренкелекне бетерүгә, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыруга, фикерләүне, моторлы җитезлекне һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә ярдәм итте. Чара ахырында барлык катнашучыларга татлы ризыклар һәм изге теләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International