Лениногорскида - «Мәктәптә шахмат» Халыкара инновацион мәгариф проекты

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

 21-25  октябрьдә  Лениногорск  шәһәренең  11 нче  гимназиясендә  “Татарстан, Россия һәм башка илләрнең   белем  бирү  учреждениеләрендә  шахмат” дип аталган III   халыкара  конференция  булып узды. Әлеге  чара  “Мәктәптә шахмат”  дип аталган халыкара инновацион проект кысаларында  уздырылды.

Чараның  пленар  өлеше   тантаналы рәвештә Лениногорск шәһәренең  Мәдәният сараенда үткәрелде.        Конференциядә Россия генә түгел, ә башка чит  илләрдән  килгән  бик  тә  мәртәбәле  кунаклар катнашты: “Шахматлар дуслык өчен”  программасының  җитәкчесе  Уманская Э.Э., Лион шәһәренең  (Франция)шахмат Федерациясе вице - президенты  Лерой Сильвия, укытучы, тәрҗемәче Ромлинг Свен (Лейпциг шәһәре,Германия).

Чарада катнашучы барлык кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Друк һәм  мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз  Санатуллин  сәламләде.

Конференциянең  практик өлеше 11 нче гимназиядә оештырылды. Бу  өлештә  гимназиянең башлангыч  сыйныф  һәм өстәмә белем  бирү  укытучылары тарафыннан  дәресләр  тәкъдим ителде.     Укытучылар  шахмат уены серләрен укучыларга  көндәлек дәресләр  барышында  өйрәтү буенча  үз  тәҗрибәләре  белән  уртаклаштылар. Түгәрәк  өстәлдә  конференция эшенә  нәтиҗә  ясалды, 11  нче  гимназия җитәкчесе Флёра Рәхим кызы  Хәйбрахманова  һәм  ул  җитәкләгән  укытучылар  коллективы эшчәнлеге  бик югары дәрәҗәдә  бәяләнде.Шуны  да әйтеп үтәргә  кирәк, элеге  эшчәнлек   дөнья  күләмендә беренчеләрдән булып тормышка ашырылучы, уникаль  проект булып  тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International