Иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренең берсе Лениногорскида эшли⠀

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

15 октябрьдә Лениногорск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе актив әгъзалары, җәмәгать тәрбиячеләре составындагы делегация "Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. 

Тантанада сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.    

Лениногорск муниципаль районы вәкиле Виктория Викторовна Павлова-җәмәгать тәрбиячесе, Ивановка балалар бакчасы мөдире «Татарстан Республикасы балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2019» республика конкурсының 3 нче этабы нәтиҗәләре буенча 3 нче урынга лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International