Мәдәният сарае коллективы 55 еллыгын билгеләп үтте һәм 56 нчы иҗат сезонын ачты.
Ул көнне Мәдәният сарае тамашачылар белән тулы иде. Сценарий буенча тикшерүче-Бормотов Юрий Сергеевич килеп төште, төп рольдә - Мәдәният сарае директоры Флера Заһитовна. Ул сәхнәдә җыр башкарды. Директор тикшерүчегә үзешчән сәнгать түгәрәкләренең ничек эшләвен күрсәтә башлады. Сәхнәдә иң яхшы бию коллективлары: "Желание летать" , "Пирут", "Империя", "Астра", биючеләрне вокал коллективлары, балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәләрендә катнашучылар, спортчылар алмаштыра.