Тимәш мәктәбендә "Цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге" семинар-практикумы узды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрь көнне Тимәш урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» - юнәлешләр һәм мөмкинлекләр цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге" темасы буенча тормыш иминлеге нигезләре курсын оештыручы укытучылар һәм авыл мәктәпләре технология укытучыларының семинар – практикумы булып узды.

Семинар – практикумның пленар өлешендә үзәк җитәкчесе Р. Хәмидуллина кунакларны Үзәкнең юнәлешләре һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. «Мәгариф идарәсе» МКУ методисты Г. Н.Миргалиева «Технология» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрен укыту методларын яңартуда һәм камилләштерүдә «Үсеш ноктасы»үзәкләренең роле турында сөйләде.

Семинар-практикумның икенче өлешендә «Үсеш ноктасы» үзәгенең махсус җиһазландырылган зоналары: Технология, Тормыш иминлеге нигезләре, информатика, коворкинг бүлмәләре буенча экскурсия үткәрелде. Катнашучыларга цифрлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләрнең төп һәм өстәмә программаларын тормышка ашыру шартлары белән танышу мөмкинлеге бирелде. Семинар-практикум кысаларында шулай ук Тормыш иминлеге нигезләре кабинеты тренажерларын һәм технология кабинеты җиһазларын кулланып мастер-класслар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International