28нче номерлы балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча чара узды

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

28 нче балалар бакчасында балалар һәм ата-аналар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча чара, квест уены узды. Әлеге чараның максаты булып юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыту һәм юлда куркынычсызлык нигезләрен пропагандалау; өлкән яшьтәге балаларда һәм ата-аналарда юлда һәм транспортта үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру торды.

Укытучылар һәм ата-аналар балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру һәм аларның тормышта ничек үтәлеше белән таныштыру мәсьәләсендә көчләрен берләштерделәр.

Педагоглар балаларны гадәти булмаган куркынычсызлык сукмагы буенча сәяхәткә җәлеп иттеләр, анда ике «Светофор» һәм «Зебра»командалары ярышты.

Жюри составында безнең чараның кунаклары мәгариф идарәсе методисты Лиана Волдавина һәм «юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ Лениногорск районындагы профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова булды.

Квест-уен күңелле һәм гыйбрәтле килеп чыкты. Балалар һәм ата-аналар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында шигырьләр сөйләделәр, педагогның сорауларына бердәм җавап бирделәр, флешмоб биеделәр. 

Чара ахырында кунаклар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай итеп, балалар күп нәрсәгә өйрәнделәр һәм без һәр бала, урамга чыгып, һичшиксез, юл йөрү кагыйдәләрен үтәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования