Пенсия яшендәге кешеләргә ташламалар һәм гарантияләр

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

Пенсия яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү һ.б.

2019 елдан башлап пенсионерлар өчен шулай ук ел саен диспансерлаштыру белән бәйле яңа ташламалар һәм хезмәт мәшгульлегенең өстәмә гарантияләре кертелә. Эш бирүчеләргә карата пенсия яшендәге хезмәткәрләрне эштән азат итү яки аларны эшкә алудан баш тарту өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Эш бирүчегә шулай ук ел саен пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә хезмәт хакын саклап калып, бушлай диспансеризациягә ике көн бирү бурычы да беркетелә.

Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International