Иске Иштирәк балалар бакчасында полиция участковые Илшат Хәеретдинов балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча әңгәмә үткәрде.
Полицейский искәрткәнчә, иртә яшьтән үк юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә һәм тискәре йогынтыга бирешмәскә кирәк. «Кызыл, сары, яшел» уен формасында юл аркылы ничек чыгарга кирәклеген һәм җәяүлеләр чатында җәяүленең үз-үзен ничек тотарга тиешлеген сөйләде.
Очрашу барышында балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр.