Китапханәчеләр – Өлкәннәр көненә

7 октябрь 2019 ел., дүшәмбе

1 октябрьдә билгеләнеп үтелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәр һәм авыл китапханәчеләре клуб хезмәткәрләре белән әдәби-музыкаль кичәләр, очрашулар оештырдылар. Балалар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең чыгышлары белән әбиләрне һәм бабайларны шатландырдылар, аларга хөрмәт күрсәтеләр. Китапханәчеләр өлкән яшьтәге китап укучыларның өйләренә барып котладылар, китап һәм журналлар  тапшырдылар. Бәйрәм чараларынан өлкәннәр бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования