Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарны бергәләп кабул итәчәк

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Рәшит улы Абашевның һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаеваның катнашулары планлаштырыла.

Әлеге чарада катнашырга теләгән гражданнарга (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Кабул итү Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International