Лениногорск "Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне" акциясендә катнашачак

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

2019 елның 22 сентябрендә Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы тәкъдиме буенча Россия шәһәрләре Европа мобильлек атнасы кысаларында (16-22 сентябрь) ел саен уздырыла торган «Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне» акциясенә кушыла.

Акциянең максаты-велосипед транспортын, җәяү йөрү, сәламәт яшәү рәвешен һәм автомобильләрдән баш тарту юлы белән экологик тирәлекне яхшырту.

 Барлык лениногорскилыларны катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International