Лениногорскида яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Лениногорскида Тукай урамы,24 адресы буенча яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Әлеге мәйданчык Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика социаль программасы кысаларында төзелде. 

Биредә волейбол, баскетбол кебек спорт уеннары өчен дә уен капкалары  урнаштырылган. 

Бәйрәм башында «Логос», «Ровесник һәм «Форпост» үзәкләре белгечләре һәм активистлары яшь кунаклар белән кызыклы уеннар үткәрделәр. Аннан соң кунакларны биюче пар-Роман Крючков һәм Алена Ганиева белән рэпер Илдар Галимов сөендерделәр.

Аннары кунаклар:Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск тампонаж эшләре идарәсенең гомуми мәсьәләләр, кадрлар һәм социаль үсеш буенча директор урынбасары Шамил Гафиятуллин һәм «Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе"  начальнигы Айрат Хәбиров сәламләделәр. Алар чыгышларыннан соң мәйданчыкта Лениногорск Кекусинкай Каратэ мәктәбе тәрбияләнүчеләренең көчле күрсәтмә чыгышы башланды.

Бәйрәм ахырында «Лениногорскнефть» идарәсе һәм РемСервис командалары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International