2019 елның 20-23 августында Лениногорск шәһәрендә трамплиннан чаңгыда сикерү буенча «Матурлык очышлары» Бөтенроссия ярышлары узды.
Ярышларда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Красноярск, Прокопьевск, Уфа шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Барлыгы 82 спортчы катнашты.
Ярышлар парадын "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм "Татарстан Республикасы чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча" региональ иҗтимагый оешмасы президенты Энэс Вәлеев ачты.