"Форпост" үзәге активистлары Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне уңаеннан акция үткәрделәр

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

22 августта ил буенча Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.

"Форпост" яшьләр үзәге активистлары истәлекле дата уңаеннан акция үткәрделәр. Шәһәр халкына Россия флагы символикасы төшерелгән тасмалар тапшырылды, параллель рәвештә һәр флаг төсенең әһәмияте һәм Дәүләт флагы турында указ кайчан һәм кем тарафыннан кабул ителүе турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International