2019 елның 26 августыннан 8 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы буенча, шул исәптән Лениногорск районында да " Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак.
2019 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 320 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 338 бала имгәнгән (АППГ-332-5-312).
Игътибар – балалар!» чарасы балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балаларның һәм үсмерләрнең юлларда куркынычсыз үз-үзләрен тоту күнекмәләрен булдыру һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының төп чаралары планы нигезендә үткәрелә.