Ишегалды бәйрәме күршеләрне һәм дусларны җыйды

21 август 2019 ел., чәршәмбе

20 август көнне Шашин урамындагы 53 нче йорт ишегалдында Ишегалды бәйрәме узды. 11нче ТОСС «Жилсервис» ҖЧҖ белән берлектә үз микрорайоннарында яшәүчеләр өчен якты һәм күңелле бәйрәм оештырды.  Бәйрәмгә әлеге микрорайонда яшәүчеләр генә түгел, ә күрше йортларда яшәүчеләр дә килгән иде.

Сәламләү сүзе белән Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков мөрәҗәгать итте, ул кыскача гына шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, барысына да яхшы кәеф теләде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Шәфигуллин катнашты.

Кунаклар микрорайонда яшәүче Надежда Носованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар, РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләк тапшырдылар.

Тантаналы шартларда Лениногорск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын Лилия Минязовага тапшырдылар. Активистлар - Фәридә Садриева, Гөлсинә Зиянгирова, Лариса Кәримова, Гүзәл Канзафарова һәм Регина Ханнановага 11 нче ТОСС исеменнән истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

 «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында микрорайонның беренче сыйныф укучыларына Марат Сөләймановка һәм Айнур Мөхәммәтшинга мәктәп портфельләре әзерләнгән иде, аларны балаларга шәһәр башлыгы урынбасары, әлеге микрорайон депутаты Гөлфирә Рафикова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования