Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2019 елның 20 августы, сишәмбе

20 августта район Башлыгы Рәгать Хөсәенов белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков уракта эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр.

Нәтиҗәләр үткән атнаның эш йомгаклары буенча билгеләнде. Алдынгылар өч төркемгә бүленде. Беренче төркемдә “Маркс” хуҗалыгыннан Әсхәт Сәхапов җиңүче булды. Бер атна эчендә «Нью-Холланд 7060» комбайнында 490 тонна бөртеклеләр суктырган.

Икенче төркемдә “Агрофирма Лениногорская» җәмгыятеннән Звонарев Анатолий һәм Габидуллин Азат җиңүче булды. Алар КЗС-1218 комбайнында 485 әр тонна суктырганнар.

Өченче төркемдә “Ленин” хуҗалыгыннан Ирек Иванов җиңүче булды. Ул КЗС-7 комбайнында 337 тонна бөртекле суктырган.

Комбайнчыларга акчалата премия һәм күчмә байрак тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International