Бөгелмә-Лениногорск юлының бер өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 13 августы, сишәмбе

12 августтан 31 октябрьгә кадәр Лениногорск муниципаль районында Бөгелмә-Лениногорск автомобиль юлының 7,5-9,4 чакрым участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу юлда ремонт эшләре планлаштырылган.

Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгны министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә федераль дәрәҗәдәге Казан-Оренбург автомобиль юлы һәм төбәк дәрәҗәсендәге Лениногорск-Азнакай, Лениногорск-Карабаш автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Урап узу хәрәкәтен оештыру схемасы Татарстан буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан уйларга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International