Эсседә нәрсә эчәргә кирәк?

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Җәй җитү белән, термометр баганасы 30 градуслы билгедән артып киткәндә, урамда һәм биналарда бөркү була башлагач, кешеләр теләсә нинди салкын эчемлекләр белән сусауны басу мөмкинлеген эзлиләр.

Су эчүне күбәйтү тирләүне арттыра, бу организмда алмашу процессларын яхшы стимуллаштыра һәм терморегуляцияне яхшырта. Су эчү режимы тәүлегенә 1,5-2 литр сыеклык эчүне күздә тота. Хроник йогышлы булмаган авырулардан, шул исәптән йөрәк - кан тамырлары, шикәр диабеты һәм ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүчеләргә су эчү режимын дөрес үтәү өчен дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Эсседә куертылган соклар, спиртлы һәм төрле татлы газлы эчемлекләр эчәргә киңәш ителми – алар сусауны басмый гына түгел, организмдагы алмашу процессларын да акрынайталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International