Мәктәп яны лагеры балалары өчен уен программасы

2019 елның 16 июле, сишәмбе

16 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 13 нче мәктәп яны лагере балалары өчен «По морям, по волнам: выдуманные и невыдуманные истории об обитателях моря» уен программасы булып узды. Чараның максаты - диңгез һәм аларның яшәүчеләре турында белем һәм күзаллау формалаштыру иде. Китапханәчеләр балаларны диңгез ияләре белән таныштырдылар. Балалар китлар ничек сөйләшә, акулалар ни өчен дельфиннардан курка,  осьминоглар кайда яши һәм башка бик күп нәрсәләр белделәр. Балалар бик теләп «Зәңгәр диңгез буенда» китап күргәзмәсендә төсле иллюстрацияләр белән китаплар карадылар, диңгез викторинасында, «Осьминог ничек йөзә?» уенында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International