Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Үзеңне сакла» эшлекле уены

12 июль 2019 ел., җомга

12 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы Оксана Лямова тормыш иминлеге нигезләрен беркетүгә юнәлдерелгән эшлекле уен оештырды һәм үткәрде.
Җәйге чорда өлкәннәрнең төп бурычы балаларның ялын мөмкин кадәр файдалы һәм куркынычсыз итү. Шуңа күрә балалар тайпылышсыз үтәргә тиеш булган кайбер тәртип кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк, чөнки аларның сәламәтлеге һәм иминлеге шуңа бәйле. «Үзеңне сакла» дигән эшлекле уен №3 патронлаштыру участогында балигъ булмаганнар өчен үткәрелде. Максаты: мөмкин булган куркыныч хәлләргә балигъ булмаган балаларның игътибарын юнәлтү.
Балалар төрле экстремаль хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә һәм шәхси куркынычсызлык максатларында эшләргә өйрәнделәр. Чара ахырында барлык җыелганнарга шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү буенча белешмәлекләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования