Лениногорск районы Иҗтимагый советы утырышы узды

2019 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: Лениногорск районы территориясендә «Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау» программасын гамәлгә ашыру, сайлау алды кампаниясен үткәрү барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит программасын гамәлгә ашыру, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне яктыртуга мониторинг үткәрү.

"Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа инде унберенче ел гамәлгә ашырыла. Программаны гамәлгә ашыру 11 ел эчендә 180 йортка капиталь ремонт ясалды. 2019 елда капиталь ремонт программасына 21 йорт кертелгән. Бүгенге көндә барлык йортларда да эшләр бара. Лениногорск районы буенча башкарылган эшләр – 74%, ә тулаем республика буенча 54% тәшкил итә. Быел КФЙ капиталь ремонтлау программасын 8 подрядчы оешма башкара. Күп еллык капиталь ремонт үткәрү тәҗрибәсе, квалификацияле хезмәткәрләр, Яхшы җитештерү базасы аларның эш нәтиҗәсе булып тора. «ТКХ үзәге һәм С» АҖ төзелеш контролен башкара, капиталь ремонт объектларына даими рәвештә күчмә тикшерүләр үткәрә. Атна саен эш сыйфатын һәм куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау үтәлешен контрольдә тотуны Бөгелмә зонасы торак инспекциясе башкара», - дип билгеләп үтте чыгышында Фәрит Марсельевич.

"Сайлау алды кампаниясен үткәрү барышында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит программасын гамәлгә ашыруның барышы турында Лениногорск шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Лилия Шаһиева чыгыш ясады.

"Массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлекне яктыртуның иҗтимагый мониторингы" турында "Лениногорские вести газетасы корреспонденты Айсылу Габбасова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый берләшмәләр белән эшләү бүлеге башлыгы Ксения Волкова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International