Лениногорскиның "Театр сандыгы" мобиль студиясе социаль хезмәт алучыларга бәйрәм бүләк итә

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү уңаеннан "Театр сандыгы" мобиль студиясендә катнашучылар Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә берничә чара уздырды.

"Мәхәббәт һәм тугрылык - ныклы гаилә нигезе" – уен программасы өч гаилә пары һәм 28 социаль хезмәт алучылар өчен оештырылды. Программага театральләштерелгән мини-куелышлар һәм тематик викторина керде. Бәйрәмнең кульминациясе булып ромашка таҗлары ясау булды.

"Сезнең мобиль театр студиясе безгә аралашу шатлыгы бүләк итте, безне яшьлеккә кайтарды. Без кабат тормыш иптәше белән мәхәббәт тарихын искә алдык", – дип тәэсирләре белән уртаклашты социаль хезмәтләр алучы А. В. Кочнев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International