Лениногорскида Яшел карандаш" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Атналык планеркада Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов «Яшел карандаш» республика конкурсында җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

"Яшел карандаш» экологик рәсемнәр конкурсы Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылды. Анда Лениногорск укучылары актив катнашты.

"Хайваннар дөньясында» номинациясендә беренче урынны 7 нче мәктәпнең 2 Б сыйныф укучысы Клим Алаев яулады

Икенче урынны Зәй-Каратай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Илнур Ширманов алды

«Яшел команда» номинациясендә Сугышлы мәктәбе укучысы Ризидә Хәбибуллина җиңүче булды.

Район башлыгы аларга Дипломнар, бүләкләр тапшырды һәм алга таба да уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International