Лениногорскида үзмәшгульлек буенча семинар үтте

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Лениногорскида Мәгариф йортының актлар залында «һөнәри керемгә салым» яки халыкның үзмәшгульлеге буенча махсус салым режимын куллану буенча пилот проектын тормышка ашыру сораулары буенча семинар узды.

Семинарда авыл җирлекләре башлыклары, шәһәр һәм районның кызыксынган гражданнары катнашты. Аларны "Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зөлфия Михайлова сәламләде.

 Закон буенча физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр үзмәшгуль булырга мөмкин. Әлеге законның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында Татарстан Республикасы буенча 17 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе бүлеге начальнигы Надежда Андреева җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, яңа махсус салым режимын куллану өчен теркәлү узарга узарга кирәк.

Моннан тыш, республиканың һәр муниципаль районында үзмәшгуль гражданнарга теркәлергә ярдәм итүче җаваплы затлар билгеләнде. Лениногорск муниципаль районында Альбина Шиһапова җаваплы зат булып тора, барлык сорауларны 8-986-927-18-37 телефонына шалтыратып бирергә була.

Семинар ахырында катнашучылар сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International