Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе уздырылачак акция хакында искә төшерә - "Ветераннар өчен икеайлык" кысаларында дәүләт кадастр учеты һәм күчемсез милек объектларына хокукларга дәүләт теркәве 3 көн эчендә башкарыла. Әлеге акция 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Игътибар итегез, социаль акция БВС инвалидларына һәм ветераннарына кагыла, шулай ук аларга тәңгәлләштерелгән затларга кагыла.
Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яисә ветеранга тиешле статус бирелүне раслаучы документны теркәп, Росреестрның дәүләт хезмәтләре порталы аша документларны электрон рәвештә бирергә кирәк.