«Интернетка рәхмәт» конкурсына гаризалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителә. Катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе язарга тиеш. Шулай ук катнашучыга бастырып чыгару өчен ике фото сайларга кирәк: материалга иллюстрация һәм портретлы фотосурәт.
Катнашу турында гаризаны барлык материаллар белән бергә «Интернет әлифбасы» сайтында бирергә мөмкин https://azbukainterneta.ru/konkurs/contest_terms
Исегезгә төшерәбез, «Интернет әлифбасы» укыту әсбабы һәм интернет-порталы 2014 елда Россия Пенсия фонды һәм «Ростелеком» компаниясе арасында компьютер грамоталылыгын укытуда хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында эшләнгән. Хезмәттәшлекнең максаты-пенсионерларның интернет аша дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеген җиңеләйтү һәм компьютер белемен өйрәтү һәм Интернетта эшләү аша тормыш сыйфатын арттыру.