Син сайлау - синең киләчәгең!

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Хокук сакчылары 13 майдан 20 майга кадәр Лениногорск муниципаль районы территориясендә узган «Синең Сайлау" оператив-профилактик чараларга нәтиҗә ясадылар.

Чара балигъ булмаганнар арасында төркемле җинаятьчелекне кисәтүгә, шулай ук аларны җинаятьчел эшчәнлеккә һәм экстремистик идеология мохитенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Чара кысаларында полиция хезмәткәрләре, яшәү урыны буенча профилактика субъектлары белән берлектә, профилактик исәптә торучы 20 балигъ булмаган баланы тикшерделәр. Алар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Җәйге каникуллар алдыннан балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре үз тәрбияләнүчеләренә кабат хокук бозуларга юл куймау турында искәрттеләр.

Шулай ук кичке рейдлар да оештырылды.  Тәртип сакчылары балигъ булмаган балалар җыела торган урыннарны, шул исәптән белем бирү, мәдәни һәм күңел ачу учреждениеләре территорияләрен тикшерде. Рейд барышында  җәмәгать урынында 22 сәгать 00 минуттан соң булган 7 балигъ булмаган бала ачыкланды.

Мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында экстремизм һәм терроризм профилактикасы буенча 37 әңгәмә үткәрелде.  Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре балаларга җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен җаваплылык турында сөйләделәр, шулай ук комендант сәгате турында искә төшерделәр.

Уку йортларында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары белән эшлекле очрашу үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International