Татарстан студенты WorldSkills Russia җиңүчесе булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Казанда Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлаганнар. Аларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. Бу ярышлар агымдагы елның апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан бистәсендә узган.

Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче булган. Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International