Лениногорскида алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча комиссия утырышы булып узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорскида Татарстан Республикасының Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне һәм сыйфатын дәүләт тикшерүендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтҗанов катнашында 2019 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча районның алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Комиссия утырышында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, комиссия әгъзалары катнашты.

Утырышта республика производствосы продукциясен сату, контрафакт алкогольле продукцияне ачыклау һәм кисәтү, алкоголизмны профилактикалау кебек мәсьәләләр каралды.

Утырыш тәмамланганнан соң Җәүдәт Йосыф улы гражданнарны кабул итте, Аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге сорауларга җавап бирде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International