Татарстан Росреестры Youtube каналында банкротлык турында сцйли

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Татарстан Росреестры Youtube каналында интервью урнаштырды, аның кысаларында Росреестр Идарәсенең үзеннән-үзе көйләнә торган оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләрне яктыртты. 

Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=RZoxowrOyYQ&t=434s.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен YouTube каналын эшләтеп җибәрде. 

Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.

Безнең каналга язылыгыз Росреестр Татарстан һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International