Лениногорск Башлыгы республика киңәшмәсендә катнашты

2019 елның 18 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсен уздырды.  Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында видеоконференцэлемтә режимында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Советы һәм Башкарма комитеты бүлекләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

17 майга Татарстанда 1 млн. 38 мең квадрат метр торак эксплуатациягә кертелгән – планның 42,8%. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 500 тикшерү уздырылган. Апрель аенда 149 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 470 мең сумлык 107 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 425 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган.

Республикада санитар-экологик ике айлык дәвам итә. Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеш мәйданчыклары территориясендә «Чиста төзелеш» чарасы уздыра. Апрельдә тикшерүләр барышында 46 бозулар ачылган. 37 административ беркетмә төзелгән, шул исәптән 17 – юридик затка, 20 – вазыйфаи затка. 750 мең сумга штраф салынган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының  инвестицион программасы буенча 2019 елда гомуми мәйданы 438,3 мең кв.м. булган 838 фатирлык 165 йорт файдалануга тапшыру карала. 2019 елның 17 маена статистика органнарына 2 мең 45 фатирлык 44 йорт буенча (мәйданы 118,3 мең кв. м) хисап тапшырылган.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә. Сигез сертификат гамәлгә ашырылган (Аксубай – 1, Әлмәт – 2, Түбән Кама – 4, Саба районнары – 1). Шулай ук 18 чернобыльчегә һәм 17 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.   

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 78 төзелеп килүче объекттан 41 йорт әзер диярлек, 32се – уртача әзерлектә, 5сендә эшләр күп әле.

Индивидуаль торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325  йорттан 3 мең 694 объект гамәлгә кертелгән.  

17 майга җирлекләр Советларының (башкарма комитетлары) биналарын төзү өлешендә 11 объектның барысында да эшләр оештырылган. 18 муниципаль берәмлектә 105 универсаль спорт мәйданчыгының 36сында эшләр бара.  

Республикада яслеле балалар бакчалары төзү турында Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2019 елның 17 маена 2 объектта эшләр тәмамланган (Арча, Тукай районнары). 27 объектта төзелеш дәвам итә.  

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзелеш алып баручылар эскроу-счетлар буенча эшләргә тиеш булалар. Республиканың кайбер банклары бу юнәлештә аккредитация алганнар.

Рөстәм Миңнеханов финанс-кредит оешмаларын төзелеш компанияләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә өндәде. «Безнең өчен бу яңа эш рәвеше икәнне аңларга кирәк. Төзелеш алып баручыларның тиешле тәҗрибәсе юк: документларны белеп тутырырга, нинди процедуралар башкарырга кирәклекне белергә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International