Лениногорскида "Бердәм Россия" көне кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин булып китте

17 май 2019 ел., җомга

Лениногорск районында "Бердәм Россия" көне проекты кысаларында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булып китте.

Фәрит Мөхәммәтшинның Лениногорскига эш сәфәренең беренче пункты «Татнефть» җәмгыятенең «Лениногорскнефть" идарәсе тренировочный паркында булды. Парк яшь хезмәткәрләрне укыту һәм тәҗрибәле белгечләрнең квалификациясен күтәрү өчен билгеләнгән. Биредә һөнәри юнәлеш бирү эшенә дә зур игътибар бирәләр. Быел 35 укучы эшче һөнәрләр белән танышып,  процесслар фабрикасы базасында укулар узганнар.

Республика парламенты башлыгы шулай ук Лениногорск нефть техникумында булды, анда территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларының укуы булды. Аннан соң Ленинград урамы буенча 51нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашты, алар йорт яны территориясен төзекләндерү өчен документлар җыю белән шөгыльләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларга аларның ишегалды «Йорт яны территорияләрен төзекләндерү» милли проекты кысаларында проектларны гамәлгә ашыруга керә алуы турында хәбәр итте.

Мәдәният Сараенда Фәрит Мөхәммәтшин Ленниогорскиның 14 яшь гражданнарына паспортлар тапшырды. Ул балаларга дөрес максатлар куярга, һөнәр алырга, республика өчен файдалы булырга теләде һәм, үз чиратында, республикада яшьләрнең хыяллары чынга ашсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә вәгъдә итте.

«Бердәм Россия «көне» проекты кысаларында шәһәрдә РФ Дәүләт Думасы депутатлары, республика министрлыклары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар активистлары белән очрашулар узды, партпроектлар кысаларында мәйданчыклар эшләде.

Әлеге проектның координаторы Разия Садыйкова, гадәттәгечә, иң масштаблы мәйданчык медицина мәйданчыгы булды, дип билгеләп үтте.

"Бүген республиканың биш медицина оешмасы белгечләре Лениногорскига килделәр. Табиблар тарафынна барлыгы 420 кеше каралды», - дип сөйләде Разия Садыйкова.

Программа ахырында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск муниципаль районы активы белән очрашты.

«Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсенең эш нәтиҗәләре һәм районда партия проектларын гамәлгә ашыру турында җирле бүлекчә секретаре, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы территориясендә партиянең 54 беренчел бүлекчәсе үз эшен башкара: 39 - шәһәрдә, 15 - районда, парнтия 3735 кешене берләштерә Партиянең җирле бүлекчәсе «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» белән тыгыз элемтәдә эшли, аның активын шәһәрнең уку йортлары студентлары тәшкил итә.

"Халыкны кабул итү-безнең өчен мөһим эш юнәлеше. 2018 ел эчендә җәмәгать кабул итү бүлмәсенә 381 мөрәҗәгать керде, шуларның 122се уңай хәл ителде (32,5%).  Квартал саен халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Кабул итүне ТР адвокатлар коллегиясе адвокатлары, Лениногорск нотариаль округы нотариуслары, суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре, Пенсия фонды һәм БТИ вәкилләре үткәрә. 2018ел эчендә. алар тарафыннан 16 кабул итү үткәрелде, 38 кеше кабул ителде», - диде ул.    

«Шәһәр мохите», «Куркынычсыз юллар», «Бердәм ил-уңайлы мохит», «Балалар спорты», «Сәламәт киләчәк» һ.б. партия проектларын гамәлгә ашыру эшнең мөһим юнәлеше булып кала, дип ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин  партиядәшләренә 26 майда Бердәм тавыш бирү көнен якынаю турында искәртте, ул көнне барлык теләүчеләр «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирүдә катнашучыларны бәяли һәм сайлап алынган кандидат өчен тавыш бирә алачак, диде.

"Республикада праймериз оешкан төстә узды, онлайн режимда дебатлар узды, катнашу өчен якынча 250 кеше документлар тапшырды, Без республикада тормышны яхшырту, партия оешмасы эшчәнлеген ничек оештыру кебек идеяләре булган күп кенә кызыклы яшь һәм тәҗрибәле кешеләрне күрдек. Алдан тавыш бирү кабат республика халкының активлыгын күрсәтте. Һәм, әлбәттә, кешеләр битараф булмасыннар һәм 26 майда сайлау участокларына тавыш бирергә килсеннәр иде», - диде Мөхәммәтшин.

Очрашу ахырында «Бердәм Россия»  партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партия билетлары һәм Рәхмәт грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования