Татарстан Росреестры "Ветераннар өчен икеайлык" игълан итә

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан һәм аның башлануының 78 еллыгы истәлегенә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе «Ветераннарның ике айлыгы» социаль акциясен үткәрә.  Әлеге социаль акция 22 апрельдә старт алды һәм 2019 елның 22 июнендә төгәлләнәчәк."Ветераннар ике айлыгы" кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көн өчендә уздырылачак!

Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла: "Ленинград оборонасы өчен" медале һәм "Блокадалы Ленинградта яшәүче" билгесе булганнарга, тылда, һава шартларына каршы оборона объектларында эшләгәннәр ("Ветераннар турында" 1995 елның 12 гыйнварындагы 5-ФЗ номерлы Федераль законның 2 статьясы нигезендә), шулай ук Бөек Ватан сугышында хәләк  (вафат) булган инвалидлар һәм катнашучыларның тол хатыннары.

Әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акциянең гамәлдә булуы Документлар пакетына кагыла. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны Росреестр дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International