Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе үткәрде

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәргән "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр һәм райондагы актуаль мәсьәләләр каралды. 

Җитәкчеләр үткән атнада райондагы хәлләр, планнар турында сөйләделәр. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчеләрнең игътибарын 20 апрельдә узачак районкүләм өмәгә юнәлтте. Шулай ук райондагы торак пунктлар һәм урманнарда  янгынга каршы куркынычсызлык, юлларны ремонтлау, язгы кыр эшләре һәм 1 май эстафетасы, Җиңү бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Киңәшмә ахырында җитәкчеләргә бурычлар куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования